Әкиятләр турында барысы да… (6+)
5 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Әкиятләр турында барысы да…» дигән танып белү уен программасы оештырылды. Алар китапханәче белән бергә әкият дөньясы буйлап сәяхәткә кузгалды, яраткан әкиятләрен искә төшерде, әкиятләрнең килеп чыгу тарихы һәм аларның төрләре турында белде. Чара башында үткәрелгән бәйгедә балалар әкият исемен һәм аның авторын «тоташтырды», «Тылсымлы сандык» викторинасында табышмаклар чиште, «Анаграммалар» бәйгесендә әкият геройларын билгеләде. «Кәрҗиндә нәрсә бар?» бәйгесендә исә кәрҗиндәге әйбернең кайсы әкият героеныкы булуын белделәр. Балалар бәйгеләрдә һәм викториналарда бик теләп катнашты, әкиятләрне яхшы белүләрен күрсәтте. Уеннардан соң «А что ты умеешь» мультфильмын карадылар. Гомумән, чара күңелле һәм мавыктыргыч узды. |